Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Ульяновскида Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе эшендә катнаша

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулар сериясен традицион рәвештә яшь парламентарийлар ачып җибәрә. Бүген Ульяновск өлкәсе Законнар чыгару җыелышында узачак Идел буе федераль округы төбәкләре Законнар чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышының төп темасы – Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
Моннан тыш, округның яшьләр парламентлары әгъзалары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына уңаеннан уртак чаралар уздыру турында фикер алышачак.
Иртәгә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте йортында узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз