news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Тукай районының Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәрен бүләкләде

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.

Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Әҗмәкәй авылыннан Мөслимә Ситтыйк кызы Хуҗина һәм Иске Гәрдәле авылыннан Муллаҗан Шәймәрдән улы Шәймәрданов бүләкләнде.

Мактаулы бүләкләрне районның йомгаклау сессиясендә тапшырдылар. Тантана барышында Мөхәммәтшин ветераннар янына төште, аларга җылы котлауларын җиткерде һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу вакытта залда утыручылар, аягүрә басып, сугыш геройларын алкышларга күмде.

news_right_1
news_right_2
news_bot