news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы

Мөхәммәтшин: Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы уза. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800 укытучы катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

«175 милләт вәкиле яшәүче Татарстанда динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, Сабантуйларын матур итеп үткәреп, менә шулай күпмилләтле республикада яшәүче халкыбызга без бик рәхмәтле»,- диде ул.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Хәзерге шартларда яшь буыннарда ватанпәрвәрлек тәрбияләү аеруча зур әһәмияткә ия. Балаларыбызда туган җиргә мәхәббәт, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләүдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч. Бүген мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Без яңа технологияләр, ясалма фәһем юнәлешен кулланабыз, укытуның инновацион методикаларын булдырабыз. Әлеге чара укучылар заманча дөнья таләпләренә туры килә торган сыйфатлы белем алсын өчен тармакның алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз», - диелә хәбәрдә.

Мөхммәтшин туган телне ничә яшьтә дә өйрәнү оят булмавын үз мисалында исбатлады.

«Мин 45 яшькә хәтле татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлаганнан соң, мин депутатларыбызга, милләттәшләребезгә: «Бүгенге утырышны татар телендә алып барырга кирәк», - дигән мәсәләне куйдым. Ә үземнең сүз байлыгым юк, бу миндә эчке канәгатьсезлек тудырды. Һәм татар телен өйрәнә башладым. «Башы киткәнме соң?», - дип әйтүчеләр дә булды, ә мин горурлык белән: «Туган телемне өйрәнәм», - дия идем», - дип искә алды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot