Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Төбәк парламентаризмы закон чыгару процессының аерылгысыз өлешенә әверелде
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин МАКС платформасындагы каналында республика халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады.
«Нәкъ 120 ел элек, 1906 елның 27 апрелендә (яңа стиль буенча 10 май – искәрмә. Т-и), Россиядә заманча парламентаризмга нигез салган Дәүләт Думасы үз эшен башлады. Бу мөһим вакыйга илебезнең халык вәкиллеге һәм демократия системасы үсешендә мөһим этап булды», - дип билгеләп үтте сәясәтче.
Бөтен дөньяда парламентлар дәүләтләрнең хокукый киңлеген булдыруда, заманча проблемаларга чишелешләр эзләүдә зур роль уйный, гражданнар мәнфәгатьләрен кайгырта, дип искәртте ул.
«Федератив Россиядә төбәк парламентаризмы закон чыгару процессының аерылгысыз өлеше булып тора, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Аның сүзләренчә, Татарстанда халык хакимиятенең күптәнге традицияләре бар. «Безнең Югары Совет, депутатлар советларының һәм ТатЦикның иң яхшы мирасын үз эченә алып, тупланган тәҗрибәне үзенең тарихи варисына – узган ел үзенең 30 еллыгын билгеләп үткән Дәүләт Советына тапшырды», - дип билгеләп үтте ул.
«Бу елларда бүгенге Татарстанның – Россиянең терәк төбәгенең хокукый нигезе формалаштырылды, республиканың уңышларын һәм аның гражданнарының югары тормыш сыйфатын тәэмин иткән, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыткан, һәр татарстанлының потенциалын ачарга ярдәм иткән законнар кабул ителде», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.
«Бары тик бергәләп кенә без туган республикабыз һәм күпмилләтле Россия Федерациясе файдасына амбициоз бурычлар куя һәм аларны хәл итә алабыз», – дип йомгаклады Мактаулы Рәис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз