news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында заманча спорт заллары булдырылды

Мөхәммәтшин: Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында заманча спорт заллары булдырылды
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың барлык шәһәр һәм районнары волейбол белән дә шөгыльләнеп була торган заманча универсаль спорт заллары белән тәэмин ителгән. 300гә якын шундый объектының 17се соңгы дүрт елда төзелгән. Бу хакта ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышында аның президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Заманча спорт корылмалары, шул исәптән волейбол мәйданчыклары барлык шәһәр һәм районнарны да колачлый алды. Бу чаралар 2030 елга 75 процентка кадәр республика халкын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Мондый нормативны безгә Рөстәм Миңнеханов куйды», - дип белдерде Мөхәммәтшин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

Быел Чаллыда 11 номерлы спорт мәктәбен ремонтланды, анда сентябрьдә сәнәгать һәм авыл объектлары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты кубогы узачак, дип өстәде ул.

«Балалар спорт мәктәпләрендә укучыларны әзерләү сыйфатына муниципаль дәрәҗәдә игътибар итүегезне сорыйм. Тренерлар составының олыгаюы һәм яшь кадрларның балалар волейболы белән кызыксынуы түбән булуы борчу уята», - дип дәвам итте Мөхәммәтшин.

Ул яшь кадрларның балалар спорт мәктәпләрендә эшләүгә кызыксынуы булмауның сәбәпләре бик күп, дип ассызыклады. Төп сәбәп буларак ул хакимият органнары өчен төп мәсьәләләрнең берсе булырга тиешле түбән хезмәт хакын атады.

Утырышка «Зенит-Казан» Воллейбол клубының баш тренеры Алексей Вербов чакырылган иде. Мөхәммәтшин аңа ешрак Татарстанның төрле районнарына балалар өчен мастер-класслар белән йөрергә кушты. Бу әлеге спорт төренә балаларның кызыксынуын арттырырга ярдәм итәчәк.

Федерациянең эш нәтиҗәләре турында аның башкарма директоры Мансур Кәримов сөйләде. Ул узган ел республика эчендә узган ярышлар турында белдерде һәм киләчәккә планнар билгеләде.

«Федерация һәм аның бүлекчәләре эшчәнлеге 2023 елда массакүләм волейболны алга таба популярлаштыруга юнәлтелгән иде. Уеннарның һәм ярышларның бай календаре үтәлде. Эш 20 юнәлеш буенча алып барыла. Алар арасында фундаменталь юнәлешләр дә, заманча, безгә яңа үсеш юллары ача торганнары да бар», - дип хәбәр итте Кәримов.

Ул Бөтенроссия ярышларында Татарстанны тәкъдим итүче волейбол буенча республика балалар җыелма командаларын финанслау мәсьәләсенә аерым игътибар җәлеп итте һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгын бу эшне стабильләштерергә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100