Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең комплекслы системасы гамәлдә
Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югары совет әгъзалары патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучыларның, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышны ачып җибәреп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан – күренекле кешеләргә бай республика, дип белдерде. Татарстанның елъязмаларында Ватанны катлаулы чорларда саклаган һәм хезмәте, таланты белән республика үсешенә ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре саклана, диде ул.
«Без Бөек Ватан сугышы геройларының – мәсәлән, легендар очучылар Михаил Девятаев һәм Мәгубә Сыртланованың, сугыш кырларында зур батырлык күрсәткән Борис Кузнецовның батырлыгын хәтерлибез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге геройларны да – махсус хәрби операциядә катнашучыларны, яуда һәлак булган Дамир Исламовны һәм башкаларны да хәтерлибез. Аларның батырлыклары – тарих битләре генә түгел. Бу – яшьләр өчен әхлакый ориентирлар, чын патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге».
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын кискен мәгълүмати каршылык шартларында яшьләрнең деструктив йогынтыга дучар булуына юнәлтте. Цифрлы каналлар аша җәмгыятьнең традицион мәдәни һәм рухи-әхлакый ориентирларына каршы килгән кыйммәтләр трансляцияләнә.
«Моңа каршы тору өчен республикада яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең тырышлыгының уртак максатларын һәм принципларын берләштерүче комплекслы система булдырылган», – дип ассызыклады «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз