Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстанда туган телләрне саклауда комплекслы программа гамәлгә ашырыла
Чабаксарда Чувашия Республикасы һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Советлары профильле комитетларының туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган уртак күчмә утырышы узды. ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә республикада тупланган тәҗрибә белән уртаклашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл парламентларының багланышлары килешүләргә генә түгел, ә халыкларның тарихи һәм мәдәни уртаклыгына, шулай ук алга киткән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә дә корыла.
«Һичшиксез, безнең республикалар - полиэтниклыкның ачык мисаллары, күп мәдәниятле, күп телле, күп конфессияле республикалар. Бу - безнең көндәшлеккә сәләтле өстенлегебез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, тел сәясәте мәсьәләләре федераль дәрәҗәдә дә зур әһәмияткә ия. Ул Россиянең Дәүләт тел сәясәте нигезләрен кабул итү һәм 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте, бу теманы аеруча актуаль дип атады.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Мөхәммәтшин шулай ук халыкара һәм Россия тикшеренү мәгълүматларын китерде, алар нигезендә телләрнең шактый өлеше юкка чыгу куркынычы алдында тора, бу аларны саклауда яңа алымнар эзләүне таләп итә.
«Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү эше системалы характерга ия. Бүгенге Татарстан ул бер яктан - икътисади үсеш динамикасын, инновацион производстволар булдыруда амбициозлыкны берләштергән республика, ә икенче яктан – төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләре гасырлар буе дус-тату яши торган республика, анда 175 милләт вәкиле гомер кичерә. Безнең өчен зур һәм кече халыклар юк, тел, мәдәният, гореф-гадәтләрнең бай багажы булган халык кына бар», - диде ул.
ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе республикада тел һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, Татарстан Рәисе каршында профильле комиссияләр эшли, дип өстәде.
Төбәктә алга киткән мәгариф системасы эшли: укыту рус телендә алып барыла торган 880 мәктәп, татар телендә алып барыла торган 578 мәктәп, шулай ук чуваш, удмурт, мари һәм башка этномәдәни компонентлары булган мәгариф учреждениеләре. 2019 елдан «Адымнар» күп телле белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
30 елдан артык тарихы булган Татарстан халыклары Ассамблеясы да сизелерлек роль уйный. Аның составына 39 милләт вәкилен тәкъдим иткән 269 иҗтимагый берләшмә керә, ә 14 муниципалитетта Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшли.
Республикада ел саен зур этномәдәни чаралар, шул исәптән «Май чабу», «Нәүрүз», «Сабантуй», «Каравон», шулай ук Татарстан халыклары мәдәниятләре бәйрәмнәре уза.
«Шунысы куанычлы, күп кенә проектларның идея рухландыручылары - милли-мәдәни автономияләр үзләре. Дәүләттән көтеп ятмыйлар, грантларга үзләре гариза тапшыралар, аларны оталар һәм гамәлгә ашыралар. Мондый проектлар традицияләрне һәм үзенчәлекле мәдәниятне саклап кына калмыйча, үзара баетуга да хезмәт итә, төрле милләт кешеләрендә бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияли», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, өч дистә ел эчендә республикада этномәдәни тормышны активлаштыруга һәм халыкны уртак кыйммәтләр, тел һәм тарихи хәтер тирәсенә туплап, җәмгыятьнең игътибарын милләтара татулык мәсьәләләренә җәлеп итүгә ирешелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз