news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстанда Евразия фәнни-аналитик мәгълүмати үзәген булдыруны тәкъдим итте

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, креатив фикер булдыру механизмнарының берсе, республикада Евразия интеграциясе белән бәйле икътисади һәм финанс проблемалары, хокукый актлар буенча бердәм белешмәләр базасы белән Евразия фәнни-аналитик һәм мәгълүмат үзәген булдыру инициативасы була алыр иде.

Бу хакта ул Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы-2022 пленар утырышында әйтте.

Бүген биредә сәясәтчеләр, экспертлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре яңа геосәяси чынбарлыкта Евразия киңлегендә актуаль интеграция мәсьәләләре турында фикер алыша. 

"Идел буе округында мондый үзәк урыннарда кадрлар потенциалын көчәйтүгә, белгечләрне Евразия профессиональ челтәренә кертүгә этәргеч була алыр иде", - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңа чынбарлыкта сәүдә-икътисади хезмәттәшлек, мәдәни-гуманитар диалог, ватандашлар белән киңкырлы эшчәнлекнең аерым мәсьәләләре турында фикер алышу, Евразия киңлегендә Россия төбәкләренең тышкы икътисади эшчәнлегенең практик базасын җайга салуга йөз тота, ди республика парламенты рәисе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100