news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан хезмәтчәннәрен ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланырга өндәде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәтчәннәрне ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен эшкә җигәргә чакырды.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында узган зона киңәшмәсендә сөйләгәнчә, районнарда хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Шундый резервларның берсе буларак ул файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы һәм хуҗасыз җирләрне атады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 4,6 млн гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре мониторингы үткәрелде. Заманча цифрлы технологияләр ярдәмендә 113 мең гектар ташландык сөрү җире ачыкланган. Монда Татарстанның көнчыгыш зонасы һәм районнары бар. Бу мәсьәләне хәл итүгә игътибарны көчәйтергә һәм ташландык җирләрне файдаланырга кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100