Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын ретроавтотехника фестиваленә чакырды
Бүген «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе һәм «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны чараларга килергә чакырды.
«Быел инде 19 нчы тапкыр үткәрелә торган традицион авторетрофестивальдә бөтен Россиядән: Мәскәүдән һәм Петербургтан алып Екатеринбургка һәм Яңа Уренгойга кадәр 300 дән артык раритет автомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителә. Һәр экспонатта – тулы бер чор, конструкторлар, инженерлар, эшчеләр хезмәте», – дип язган Фәрит Мөхәммәтшин МАКС мессенджерындагы каналында.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Шул ук вакытта ул агымдагы елның илебез өчен үзенчәлекле ел булуын билгеләп үтә. Легендар «ГАЗ-21 «Волга» 70 еллыгын билгеләп үтә, ә 50 ел элек Чаллыда конвейердан беренче «КАМАЗ» йөк машинасы төшә, дип искә төшерде авторетроклуб президенты.
Аның фикеренчә, мондый техниканы акчага сатып алып булмый, анда илебезнең автосәнәгатенә чын мәхәббәт һәм еллар буе тырыш хезмәт язылган.
«Фестивальгә рәхим итегез, сез дә килеп карарга өлгерәсез әле», – дип белдергән ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, фестивальдә Чабаксар, Екатеринбург, Самара ретроклублары делегацияләре, шулай ук «Ульяновец» һәм «Волга М-21» клублары әгъзалары катнаша. Чара кысаларында Автосабантуй, ретроквест, ретробазар, концерт һәм машина йөртү осталыгы конкурслары узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз