news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Татарстан туристлар агымы буенча Россиянең иң яхшы төбәкләре унлыгына керде

Узган ел йомгаклары буенча Татарстан туристлар агымы күләме, номерлар фонды һәм урнаштырылган кунаклар саны буенча Россиянең иң яхшы ун төбәге исемлегенә керде һәм Идел буе федераль округында беренче урын яулады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы закон чыгаручылар советының 78нче утырышында хәбәр итте.

«Без Россиядә туристлар агымы күләме буенча җиденче, номерлар фонды буенча алтынчы, урнаштырылган кунаклар саны буенча бишенче урында. Татарстанда 27,5 мең номер бар. Узган елда кунаклар урнаштыру чаралары 2,7 миллион кешене кабул итте», - дип сөйләде парламент спикеры.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Россиядә эчке туризм социаль-икътисади үсешнең төп драйверларының берсе булып тора. «Тармак икътисадка, кече һәм урта бизнеска ярдәм итә, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне ныгыта, төбәкләрнең мәдәни инициативаларын көчәйтә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot