news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстан профсоюз хәрәкәте – Россиядәге иң зур хәрәкәтләрнең берсе

Татарстан профсоюз хәрәкәте бүгенге көндә Россиядәге иң зур хәрәкәтләрнең берсе. Ул 671,3 мең кешене, 4,8 мең беренчел профсоюз оешмасын берләштерә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы Татарстан республика оешмасының 32нче хисап-сайлау конференциясендә белдерде.

«Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзына дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, 28 тармак эшчеләре – 41 меңнән артык кеше керә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан профсоюз хәрәкәте Россиядә өченче урында», - дип сөйләде парламент башлыгы.

Ул ассызыклаганча, профсоюзлар – законнар булдыру, төп икътисади программалар кабул итү процессында хакимиятнең күптәнге партнерлары.

«Югары квалификацияле кадрлар, куәтле күппрофильле икътисад, РФ Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте ярдәме нәтиҗәсендә Татарстан бүген дә тотрыклы хәлдә кала, алга таба да иҗади үсешкә омтыла. Безгә зур халыкара һәм федераль чаралар уздыруны ышанып тапшыралар», – дип өстәде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, махсус хәрби операция мәсьәләләре хәл ителә. Аерым алганда, гуманитар йөкләр формалаша, шефлыктагы территорияләргә, махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтелә. «Бу эштә профсоюзлар һәрвакыттагыча актив», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100