Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Татарстан предприятиеләрне пилотсыз очкыч һөҗүменнән саклауга акча юнәлдерде
Татарстан зур предприятиеләрне Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүменнән саклау өчен акча юнәлдерде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 53нче утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Без зур производстволарны саклау өчен акча сарыф иттек, әлеге җайланмаларның гамәлләренә комачаулый торган җиһазлар сатып алу өчен финанс чаралары юнәлдерелде. Әмма әлегә махсус хәрби операция барганда, Украина Кораллы көчләре акча, корал, снарядлар белән тәэмин ителгәндә, пилотсыз очу аппаратларының безгә кадәр дә килеп җитүенә барыбызга да әзер булып торырга кирәк», - диде спикер.
Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан икътисады дошманнарны җәлеп итә, шуңа күрә дроннарны республикага да җибәрәләр. Узган атнада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә бу мәсьәлә хакында тагын фикер алышулар булды, диде ул.
Утырышта пилотсыз очкычлар һөҗүме турындагы мәсьәләне депутат Альберт Яһудин кузгатты. Ул республикада гражданнар оборонасын камилләштерү мәсьәләләре буенча инде бер елдан артык чыгыш ясавын искәртте.
«2 апрельдә пилотсыз очкычлар Алабуга һәм Түбән Камадагы объектларга һөҗүм итте. 17 апрельдә Татарстан тагын шулар һөҗүменә дучар булды. Бу юлы Алабуга районында һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде. Саклану министрлыгы бу фактны раслады», - дип искәртте парламентарий.
Аның әйтүенчә, февральдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашындагы семинар-киңәшмәдән соң гражданнар оборонасы мәсьәләсе буенча бернинди алга китеш тә булмаган. «Элегрәк без дәүләт сере турында законда үзгәреш буенча закон чыгару инициативасын кертү өчен комитет дәрәҗәсендә инициатив төркем, тикшерүләр үткәрү өчен административ комиссия булдыруны сораган идек. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы моны хуплады, әмма беркемне дә бу эшкә җаваплы итеп билгеләмәделәр», - дип искәртте Яһудин.
Депутат фикеренчә, Татарстан халкы бомбадан саклану урыннарының кайда булуын белергә тиеш. Хәзерге вакытта казанлыларның әлеге мәгълүматны бары тик район хакимиятендә яки идарәче компаниядә генә алу мөмкинлеге бар, диде ул.
«Әмма безгә мондый урыннар турында мәгълүматның дәүләт сере булуын әйттеләр. Дөреслек кайда? Әгәр закон киртә булып тора икән, аны алыштырырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз