news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Татарстан күп илләр белән хезмәттәшлекне үстерүен дәвам итә

Мөхәммәтшин: Татарстан күп илләр белән хезмәттәшлекне үстерүен дәвам итә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан күп кенә дәүләтләр белән тышкы икътисади һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында аның җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Традицион рәвештә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне ике яклы нигездә дә, күп яклы икътисади һәм сәяси мәйданчыклар аша, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында да алып барабыз», – дип сөйләде ул.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия төбәкләре һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән форумга федераль статус бирелде.

«Быел форум чараларында 96 илдән, Россиянең 82 субъектыннан һәм 43 дипломатик миссиядән 22 меңнән артык кеше катнашты», - дип ассызыклады Татарстан парламенты спикеры.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Казанда уза торган зур халыкара чаралар республикага элемтәләр урнаштырырга, фикер алышырга һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot