news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр ел азагына кадәр каралачак

«Моннан зур фаҗига ясамыйбыз. Борчылырга кирәкми. Татарстан Конституциясенә үзгәрешләрне ипләп кенә, тигез генә үз вәкаләтләребез кысаларында караячакбыз», – диде парламент рәисе.

Татарстанның югары вазифаи заты атамасы үзгәрүе һәм ачык хакимият турында федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә, Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр 2022 ел азагына кадәр каралачак. Конституция үзгәргәнче ул вазифа Президент булып калачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшенең беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Искәртеп үтик, РФ Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнеханов Татарстан башлыгы дип аталачагы турында указы чыккан иде.

«Безнеңчә, һәм федераль закон да шуны күздә тота, югары вазифаи зат – республика президенты – ул субъект парламентының хокукый позициясе. Без билгелибез, бу Конституциядә язылган. Шуңа күрә без, законда күрсәтелгән вакыт кысаларында бу мәсьәләне бар яктан да караячакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул исәптән, «Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» законга үзгәрешләр кертелү дә республика Конституциясе нормаларын яңадан карауны таләп итәчәк. Парламент рәисе җирле үзидарә күп баскычлыдан бер баскычлыга әйләнәчәген искәртте.

«Җәйге каникулдан соң эшче төркем җыячакбыз. Югары вазифаи затның рус һәм татар телендә атамаларын караячакбыз. Моннан зур фаҗига ясамыйбыз. Борчылырга кирәкми. Татарстан Конституциясенә үзгәрешләрне ипләп кенә, тигез генә үз вәкаләтләребез кысаларында караячакбыз», – диде Татарстан парламенты рәисе.

Бүген депутатлар язгы сессиянең соңгы утырышын үткәреп, җәйге парламент каникулларына чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100