Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстан ислам илләре белән хезмәттәшлектә авангардта тора
Татарстан – ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләр коруда Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумында «Хәзерге дөньяда дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт аудиты» сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
«Татарстан икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, яшьләр сәясәте буенча ислам берләшмәсе илләре белән хезмәттәшлектә авангардта тора. Мәсәлән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 2024 ел йомгаклары буенча 38 процентка артып, якынча 8 млрд долларны тәшкил иткән. Һәм Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнешендә мондый үсеш динамикасы инде берничә ел рәттән күзәтелә», – диде сәясәтче.
Аның фикеренчә, мондый элемтәләр төзүдә KazanForum аерым роль уйный.
«Депутатлар корпусы өчен контроль-хисап палаталары – парламент контроле функциясен тормышка ашыру өчен төп корал. Шигем юк, бүгенге сессия һәм гомумән, форум, дәүләт аудиты мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне ныгытуга һәм үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәк, икътисадларыбызны ныгыту буенча тырышлыкны ныгытуда нәтиҗәле корал булачак», – дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин сессиядә катнашучыларга.
Дәүләт Советы Рәисе Татарстандагы күпвекторлы икътисад турында сөйләде. Аның фикеренчә, эчке финанс контроле органыннан башка, мондый югары нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Татарстанның Хисап палатасы, ачыкланган барлык хилафлыкларның кимендә 97 процентын һәм аларның нәтиҗәсен юкка чыгаруны тәэмин итә.
«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз