Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстан федераль үзәк белән тыгыз элемтәдә эшли
Бүген ТР Дәүләт Советында ел йомгаклары буенча матбугат конференциясе булды. Аның барышында республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде.
«Федераль үзәк белән тыгыз элемтәдән башка бернинди уңышка да ирешеп булмый. Без федераль законнарны үтәргә тиеш. Актив рәвештә РФ бюджетыннан финанслана торган федераль программаларда катнашабыз. Федераль закон чыгаручылар белән бергә хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә бик күп», - дип белдерде ул.

Россия Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы Татарстан парламентына, республика дәүләт хакимиятенә ышануын күрсәтә, дип тә өстәде Мөхәммәтшин.

Тәбәк парламенты рәисе республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә дә аерым тукталды.
«Татарстан – социаль-икътисади үсеш буенча төбәкләр рейтингында лидерларның берсе булып тора. Быелгы нәтиҗәләр нигезендә, бәяләүләр буенча, тулаем төбәк продукты күләме – 5,6 трлн сум, үсеш – 102,4 процент. Бездән җибәрелгән продукция күләме – 6 трлн сум. Сәнәгать җитештерүе индексы – 109 процент. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 401,2 млрд сум, үсеш – 107 процент», – диде ул.
- Мөхәммәтшин VIII чакырылыш Дәүләт Думасындагы Татарстаннан депутатларның эшеннән канәгать булуын да билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз