Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Татарстан дәүләт хакимияте органнары мәгълүмат чаралары аша халыкка якыная
Татарстан дәүләт хакимияте органнары массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка якыная. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сәяси реалийләр һәм куркынычлар – 2026. Геосәяси вазгыять сайлау кампанияләрен кабул итүгә ничек йогынты ясый?» панель дискуссиясендә белдерде.
«ММЧ аша халык белән килешенгән, координацияле эш алып бару бик мөһим. Татарстан парламенты массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз бәйләнештә. Алар – Дәүләт Советын сайлаучылары белән тоташтыручы звено. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы бәяләмәләр, материаллар аша без кешеләрнең иң мөһим мәсьәләләр буенча фикерләрен ишетә алабыз. Һәм шуның нигезендә үз эшебезне планлаштыра алабыз», — диде ул.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, санкцияләр белән бәйле хәл, дус булмаган илләрнең Россиягә мөнәсәбәте халык белән эшләү юнәлешендә аерым игътибар таләп итә.
«Тормыш кайбер төзәтмәләр кертә, ләкин гомумән алганда, формалашкан мөнәсәбәтләр безгә халык белән төгәл, җаваплы, аңлы һәм мәгънәле эш алып барырга мөмкинлек бирә. Ә бу массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән башка мөмкин булмас иде», — дип ассызыклады ул.
Парламент спикеры сүзләренчә, Татарстанда ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында куелган бурычларны хәл итү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. «Ә массакүләм мәгълүмат чаралары бу бурычларны халыкка җиткерергә ярдәм итә. Аларны үтәү буенча эш бик киеренке, әмма өметле. Һәм республика алдынгы позицияләрен генә саклап калмасын, ә Россиянең терәк төбәгенә әйләнсен өчен, һәр татарстанлының катнашуы таләп ителә», — дип билгеләп үтте ул.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, дөньядагы киеренке сәяси вазгыять шартларында парламентлар арасындагы хезмәттәшлек аеруча мөһим урын алып тора. 1994 елдан башлап республика Дәүләт Советы Россия Федерациясенең 39 субъектының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган. Барлыгы 46 килешү төзелгән. Моннан тыш, чит илләр парламентлары белән 11 килешү гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз