Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин «Татар-информ»ның Татарстан медиаөлкәсе үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» агентлыгын 35 еллык юбилее белән котлады.
Мөхәммәтшин агентлыкның төбәк медиаөлкәсен үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, катлаулы тарихи чорда оешкан «Татар-информ», мәгълүмат киңлегендә тотрыклы позиция биләп, заманча мультимедиа үзәгенә һәм Татарстанның иң күп телгә алына торган гаммәви мәгълүмат чарасына әверелде.
«Бу еллар эчендә «Татар-информ» ышанычлы, оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы булуын раслады, Татарстанда барган вакыйгаларны яктыртканда, аңа Россия һәм чит илләрнең иң зур мәгълүмат чаралары сылтама ясый. Сез һәрвакыт алда барасыз - 35 еллык юбилеенда да «Татар-информ», Татарстанда иң еш телгә алына торган медиаресурска әверелеп, югары статусын кабат раслады», - дип белдерде Мөхәммәтшин.
Котлауда «Татар-информ»ның ТР Дәүләт Советы белән бәйләнешенә аерым игътибар бирелгән. Парламент спикеры фикеренчә, журналистларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә җәмгыять һәм хакимият органнары арасында диалог көчәя.
«Татар-информ» һәрвакыт үз эшенә бирелгән һәм журналистика белән мавыккан фикердәш-профессионалларның бердәм командасы белән аерылып торды, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, агентлык хезмәткәрләренең осталыгы күпсанлы дәрәҗәле бүләкләр һәм исемнәр белән расланган. Ул искәртеп үткәнчә, «Татар-информ»ны мәгълүматка бай булуы, ышанычлылыгы, көн тәртибенең актуальлеге һәм Татарстан журналистикасының иң яхшы традицияләренә тугры калуы өчен югары бәялиләр.
«Агентлыкның Татарстанның ике дәүләт телендә эшләве аерым игътибарга лаек. Сез медиаконтент спектрын киңәйтеп һәм аның сыйфатын күтәреп, яңа технологияләрне уңышлы рәвештә кертәсез. Республикада яшәүче 175 милләт вәкиленең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, телләрен саклау һәм үстерү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга йөз тоту - болар «Татар-информ»га башта ук хас иде, - дип өстәде Мөхәммәтшин. - Сезгә киләчәктә дә сыйфат, объективлык һәм тизлекне киметмичә, яулаган урыныгызны саклап калуыгызны телим!»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз