Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин «Татар-информ»ның Донбасстагы тормышка багышланган фотокүргәзмәсен карады
Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Татар-информ» агентлыгы фотографы Михаил Захаровның «Бездә барысы да яхшы...» Луганск Халык Республикасының фронт буендагы шәһәрләрендә ничек яшиләр» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә белән республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин дә танышты.
«Танылган фотограф Михаил Захаровның шундый күргәзмәсе оештырылуына шатмын. Мин аның кулын кыстым, рәхмәт әйттем, боларның бик кыю һәм тарихи әһәмияткә ия фотолар булуын искәрттем. Алар безнең кешеләрне үз Ватаныңны сакларга мәҗбүр булган вазгыятьтә күрсәтә. Без хәрбиләрнең нинди шартларда хезмәт итүен, халыкның ничек яшәвен күрдек», - диде Дәүләт Советы Рәисе фотолар белән танышканнан соң.
Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый фотолар ярдәмендә агарту эше алып барырга, ватандашларыбызда патриотизм хисләре тәрбияләргә мөмкин. «Бу фотоларны барлык кешеләр дә күрергә, илебезнең һәм Донбасста, Украинада яшәүче рус халкының нинди куркыныч алдында калуы хакында җитди уйланырга тиеш», - дип искәртте ул.
Фотограф Михаил Захаров, «Татар-информ» агентлыгы редакторы Светлана Белова белән махсус хәрби операция зонасында булып, ярым җимерек хәлдәге Лисичанск шәһәре тормышыннан уникаль фотолар сериясен туплаган.
Моңа кадәр әлеге фотокүргәзмә «Татмедиа» бинасында һәм Казан федераль университетында оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз