Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Социаль партнерлык – профсоюзлар, эш бирүчеләр һәм хакимиятнең мөһим коралы
Бүген Казанда «Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Бүген профсоюзлар, безнең хезмәт сөючән һәм һөнәри әзерлекле халкыбызны берләштереп, Татарстанның фәнни һәм күп тармаклы икътисадын тәкъдим итә», – диде Мөхәммәтшин. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, социаль партнерлыкның еллар дәвамында төзелгән диалогы тулаем алганда республика казанышлары өчен хезмәт итә.
«30 ел элек тә, бүген дә республика алдында җитди мәсьәләләр тора, – диде ул, – әмма без аларны һәрвакыт бергәләп хәл итәбез. Республикада социаль партнерлык һәм өч яклы килешүләрне имзалау аша табылган эш формасы – һөнәри берлекләр, эш бирүчеләр һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегендә яхшы корал».
Мөхәммәтшин профсоюз лидерларына алга таба да республикада гамәлгә ашырыла торган барлык изге эшләрнең башында торуын теләде. Профсоюз хәрәкәте активистлары, үз чиратында, парламентаризм музеена Татарстанда урнашкан партнерлык мөнәсәбәтләрен символлаштыра торган шахмат тапшырды, бу уенда иң кискен мәсьәләләрне үзара фикер алышып хәл итәргә күнеккәннәр.
Шулай ук Мөхәммәтшинга Идел буе федераль округы профсоюзлары территориаль оешмалары ассоциациясенең «Профсоюзлар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
Фәнни-гамәли конференциядә докладлар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, РФ Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Нина Кузьмина һ.б. чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз