news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Сайлау кампанияләре гадел, ачык һәм тәртип бозуларсыз узарга тиеш

Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау агымдагы елның мөһим сәяси вакыйгасы булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында белдерде.

«Республикада сайлау кампанияләре һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә, гадел, ачык һәм тәртип бозуларсыз узсын өчен округларда халык белән активрак эшләвегезне сорыйм», – диде ул депутатларга.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, әлеге катлаулы чорда республиканы көчле һәм тәҗрибәле, алдан күрүчән һәм төбәкне алга алып барырга сәләтле лидер җитәкләргә тиеш. «Әлбәттә, җирле вәкиллекле органнарның нәтиҗәле һәм халык мәнфәгатьләрен якларга әзер системасы булдырылырга тиеш», - дип билгеләде ул.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

«Без лаеклы, җаваплы һәм әзерлекле кешеләр килүен телибез. Безгә алар белән бергә агымдагы бурычларны хәл итәргә һәм киләчәккә бурычлар билгеләргә кирәк булачак», – дип дәвам итте сайлаулар темасын Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, республика Рәисе вазифасына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы төгәлләнгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ) һәм Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») документлар тапшырган.

«Бердәм Россия» ТР Рәисе вазифасына кандидат итеп республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Ул үзенең эше белән Татарстанның куелган максатларга ирешә һәм билгеләнгән бурычларны хәл итә алуын исбатлады. Ул актив рәвештә төрле мәсьәләләр күтәрә, тәкъдимнәр кертә. Ул башлап җибәргән күп кенә проектлар федераль дәрәҗәдә хуплана. Мәсәлән, ишегалларын, территорияләрне төзекләндерү проекты», - дип билгеләп үтте парламент спикеры.

Ул искәрткәнчә, узган елда VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бу уңышлы чакырылыш. Җаваплы кешеләр, сәясәтчеләр, икътисадчылар килде. Бездә яхшы, эшкә сәләтле парламент формалашты», - дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot