Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Саба районында 2025 ел нәтиҗәләрен бәяләде: Сабада яшәү – модада
Саба районы яшьләргә, авыл хуҗалыгына һәм яңа җитештерүләргә басым ясый. 18 февральдә район советының йомгаклау сессиясендә икътисад үсеше, кадрлар мәсьәләсе һәм авылны яшәү өчен генә түгел, бизнес өчен дә җәлеп итәрлек чаралар турында сөйләштеләр.
«Сабада яшәү – модада»
Район советы утырышы Байлар Сабасында Биктимеров исемендәге мәдәният йортында узды. Быел сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Традиция буенча беренче һәм икенче катларда җирле җитештерүчеләр продукциясе белән күргәзмәсе оештырылды.
«Ел саен без муниципаль район советының йомгаклау сессиясе кунакларына район казанышларын, нинди яңа җитештерү объектлары һәм продуктлар барлыкка килүен күрергә мөмкинлек бирәбез», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Саба районы башкарма комитеты рәисенең инвестицион үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов.
Саба районының төп тармагы булып авыл хуҗалыгы кала. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес үсә. Котдусов сүзләренчә, яңа предприятиеләрнең күбесе урта бизнес категориясенә керә.
Эшмәкәрлектә яшьләр актив катнаша. Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Саба районында үзмәшгульләрнең яртысы – яшьләр, ә эшмәкәрләр арасында аларның өлеше 37 процент тәшкил итә.
«Яшьләрнең авылда үзләрен табуы бик мөһим. Безнең Рәис (Рөстәм Миңнеханов, - иск. Т-и) игълан иткән республика программалары яшьләрне авылда калдырырга мөмкинлек бирә. Сабада яшәү - модада», - дип белдерде «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
«Маркетплейсларны куллана алмаган кешенең киләчәге юк»
2025 елда тулай территориаль продукт күләме, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов мәгълүматлары буенча, 26,4 млрд сум дип бәяләнә (Татарстан буенча 23 нче урында). Сәнәгать җитештерүе индексы 103,3 процент тәшкил иткән.
Районның тулай территориаль продуктының өчтән берен, билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы тәэмин итә. Терлекчелек аеруча уңышлы юнәлеш булып кала. Үсемлекчелек өлкәсендә исә, Рөстәм Миңнеханов табышлы (маржиналь) культураларга күчү кирәклеге турында белдерде.
Узган ел «Саба» индустриаль паркының азык-төлек кластеры җитештерү мәйданчыгын инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү төгәлләнгән. Бу территориядә агросәнәгать паркы төзергә планлаштыралар, әмма проектны гамәлгә ашыру өчен дәүләт ярдәме кирәк. Предприятие 76 эш урыны булдырыр дип көтелә.
Район башлыгы Мөхәммәтшинга мондый объектларны республика бюджеты хисабына тотуны сорап мөрәҗәгать итте.
«Объектлар файдалануга тапшырылганнан соң, аларны тоту чыгымнары җирле бюджетка төшә. Заманча тенденцияләрне исәпкә алып, яңа объектларда заманча җылыту, вентиляция, электрлаштыру системалары бар. Файдалануга тапшырылган объектларның инженерлык инфраструктурасын тоту таләпләрен исәпкә алып, муниципаль бюджетка финанс ягыннан кыенга туры килә», – дип билгеләде Миңнеханов.
Район башлыгы шулай ук маркетплейсларга да игътибар итте. Бу сату коралын куллана алмаган кешенең киләчәге юк, дип саный Рәис Миңнеханов.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
«Без яшәү өчен кызыклы, ә бизнес алып бару өчен – әлегә юк»
«Авыл мәктәпләрендә даими яки вакытлыча кадрлар кытлыгын без дистанцион укыту белән генә хәл итә алабыз. Укытучы бөтенләй яки вакытлыча булмаганда кулланырга мөмкин булган җиһазлар кирәк», - дип тәкъдим итте Миңнеханов мәктәпләрдә кадрлар мәсьәләсенә тукталып.
Район башлыгы фикеренчә, укытучы башка мәктәптән укыта алсын өчен, һәр мәктәптә ике җиһазландырылган кабинет булырга тиеш. Моның өчен тиешле мәктәп җиһазларын сатып алырга һәм яңартырга кирәк.
«Без шәһәрләрдә социаль объектларның бик күп булуын күрәбез, шул ук вакытта авылларда балалар бакчалары, мәктәпләр тулы куәтенә эшләми. Авылларны саклап калу өчен авыл җирендә бизнес өчен салым ташламалары кирәк. Без тормыш өчен кызыклы, ә бизнес алып бару өчен - әлегә юк!»- дип саный ул.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
«Саба районы тотрыклы үсешен саклый»
«Урыннардагы вазгыятьне һәм проблемаларны анализлау хәлне тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Мөхәммәтшин.
Ул хәбәр иткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Саба районы социаль-икътисади үсеш рейтингында 12 нче урынны алган, бер ел эчендә берьюлы дүрт позициягә күтәрелгән. Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәлелек күрсәтә – республика күләмендә акчалата керемнең чагыштырма күләме 3,84 процент тәшкил итә.
Район, Мөхәммәтшин әйтүенчә, быел 77,7 мең тонна бөртекле культуралар үстергән, ә эре мөгезле терлекләр саны узган елга караганда 231 башка арткан. Терлек һәм кош-корт җитештерү сакланып калган – 16,4 мең тонна.
«Тулаем территориаль продукт күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше шактый югары - 40,5 процент. Эшмәкәрләргә ярдәм чаралары хәзер аз түгел. Муниципалитет җитәкчелегеннән бу юнәлештә эшне киметмәүләрен һәм ярдәм күрсәтүләрен сорыйм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын тәмамлап, район активына үз территорияләре һәм тулаем Татарстан файдасына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Саба районы күп кенә күрсәткечләр буенча тотрыклы үсешен саклый, үрнәк булып тора. Район да үзенчәлекле, биредә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үскән һәм белем алган, сабалылар бу җаваплылыкны тоя», – дип йомгаклады Мөхәммәтшин.
Хисап сессиясе азагында район активына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре торак алу өчен сертификатлар алды.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
«Оста» һәм Kaef
Республика Дәүләт Советы Рәисенең муниципалитетка сәфәре программасына шулай ук Байлар Сабасында ике яшьләр үзәге ачу да кертелгән иде. Ике объект та районның «Саба-Арена» төп спорт комплексы янында урнашкан.
Беренче объект - «Оста» балалар (техник) иҗаты үзәге. Биредә балалар робот техникасы, авто-, авиа - һәм суднолар төзү, тегү эше, металл эшкәртү һәм башка бик күп түгәрәкләргә языла ала. Монда хәтта телестудия дә бар. Иҗат йортының элеккеге бинасында (хәзер тулысынча музыка мәктәбе биләячәк) урын ике тапкырга кимрәк булган, анда 900 гә якын бала шөгыльләнгән. Хәзер үзәк 1200 кешене кабул итә ала.
Икенче объект – Kaef яшьләр үзәге, ул яшь сабалыларны яңа җәлеп итү ноктасы булырга вәгъдә итә. Биредә масштаблы ябык экстрим-парк, спорт акробатикасы өчен батут-мәйданчыклар һәм зоналар, теннис өчен кортлар, компьютер заллары һәм фитнес өчен заллар бар. Боларның барысы да балалар өчен бушлай.
Фото: © gossov.tatarstan.ru
«Бу балалар һәм яшүсмерләр өчен бик мөһим әйберләр. Балалар биредә укысыннар, һөнәр үзләштерсеннәр, аралашсыннар һәм яңа дуслар тапсыннар», – диде «Оста» ачылышында Мөхәммәтшин.
«Бездә хәзер районнарда да, авыл җирлекләрендә дә, район үзәкләрендә дә яшьләр үзләрен бик уңайлы һәм заманча хис итсен өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Шакиров.
Яшьләр өчен яңа спорт объекты барлыкка килү исә балаларны ярамаган шөгыльләрдән читләштерергә ярдәм итәчәк, дип саный ТР Яшьләр министры Азат Кадыйров. BMX, роликлар, самокатлар, скейтлар хәзер балалар һәм яшүсмерләр арасында аеруча популяр.
«Әгәр без балаларны физик активлыкка җәлеп итсәк, алар кирәкмәгән, тискәре әйберләрдән читләшәчәк һәм үзләре һәм сәламәтлекләре өчен файдалы булган яхшы эш белән шөгыльләнәчәкләр», – дип сөйләде Кадыйров «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, республикада экстрим-спортны үстерүнең өч еллык программасын килештерү хәзер раслану алдында. Кадыров сүзләренчә, җәйге сезонга якынрак әлеге программаның эш механизмы турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.
«Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз