Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Россия һәм Латин Америкасы илләре парламентлары конференциясендә катнашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Россия Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия - Латин Америкасы» беренче халыкара парламент конференциясендә катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция кичә, 29 сентябрьдә, Мәскәүдә ачылды. Россия парламентарийлары һәм Латин Америкасы илләреннән аларның хезмәттәшләре 2 октябрьгә кадәр күпполяр дөнья төзү перспективалары турында фикер алышачак. Чараны уздыру идеясен Россия Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим итте.
Анда 200дән артык делегат - Латин Америкасы һәм Кариб бассейны илләреннән парламентарийлар, экспертлар җәмгыяте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм дипломатлар форумда халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша.
Түгәрәк өстәлләр кысаларында тигез хокуклы һәм үзара файдалы икътисади хезмәттәшлек, Россия белән Латин Америкасының гуманитар элемтәләрен үстерү, күпполяр дөнья формалаштыруда парламент дипломатиясенең роле һәм иминлек мәсьәләләрендә парламентлар позициясе турында фикер алышу булырга тиеш.
Конференциядә катнашучыларга РФ Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Латин Америкасы илләренә Россиядән чыгучыларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм табигый бәла-казалар вакытында, җинаятьчелек һәм террорчылыкка каршы көрәштә һәрвакыт аларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз