news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады

Мөхәммәтшин Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«РОСТКИ» форумы өл ел дәвамында Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең төп мәйданчыкларының берсенә әйләнде. Анда ике илнең төбәкләре һәм провинцияләре арасында элемтәләр җайга салына. Совет чорында ук оешкан яхшы күршелек мөнәсәбәтләре ныклы нигезгә ия һәм алга таба үсеш өчен яхшы база булып тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте китерә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ел саен үткәрелә торган «РОСТКИ» форумы быел катнашучыларның рекордлы санын – 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 административ бүлекчәсеннән ун меңгә якын вәкилне җәлеп итте.

Аның сүзләренчә, мондый киң вәкиллек көн кадагындагы барлык мәсьәләләр турында нәтиҗәле фикер алышырга мөмкинлек биргән. Булачак хезмәттәшлекнең күп юнәлешләре тирәсендә актив дискуссия барган.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Быел бизнес һәм экспертлар җәмгыяте ягыннан форумга карата кызыксыну сизелерлек дәрәҗәдә артты, дип ассызыклады Мөхәммәтшин. Фикер алышуда экспертлар һәм иҗтимагый фикер лидерлары актив катнаша, алар киләчәктәге партнерлыкка карата үз карашлары белән уртаклаша һәм тиз үзгәрүчән дөнья шартларында бүгенге көн җәмгыяте каршында торган чакырулар һәм мөмкинлекләр турында фикер алыша.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Кытайның Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе буларак әһәмиятенә игътибар итте. Соңгы биш елда республика белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше алты тапкырдан күбрәккә арткан һәм узган ел нәтиҗәләре нигезендә якынча 24 миллиард юань (3,3 миллард АКШ долларыннан артык) тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot