Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Разил Вәлиев үз гомерен татар телен яклауга багышлады
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Совет һәм IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевны искә алу кичәсе узды.
«Татар халкының яраткан шагыйре, парламенттагы кадерле хезмәттәшебез Разил Вәлиевны искә алдык. Танылган шагыйрь һәм сәясәтче буларак Разил Вәлиев Дәүләт Советында да һәрвакыт телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне яклады, шул максатка гомерен багышлады», – дип язган үзенең телеграм-каналында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул Разил Вәлиевне иң тәҗрибәле һәм абруйлы депутатларның берсе, Татарстан парламентаризмының «аксакалы» дип атады.
Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең элеккеге директоры Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз