news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: «Подписка бүләк ит» акциясе ветераннарны актив тормышка җәлеп итә

Мөхәммәтшин: «Подписка бүләк ит» акциясе ветераннарны актив тормышка җәлеп итә
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген парламентның егерме беренче утырышы кысаларында Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе узды. Утырыш башланыр алдыннан депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылдылар, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Элегрәк, утырыш башланыр алдыннан, «Подписка бүләк ит» акциясен Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов хуплаган иде.

Хәйрия акциясенә Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды. Ул Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарына, шулай ук «Сөембикә» журналына язылды.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Күркәм гадәт буенча, бүген, утырыш уздырылган көнне, мин Баулы интернат-йортына республика газеталарын яздырдым, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Минемчә, бу бик яхшы традиция. Ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр шул рәвешле республикабызның актив тормышына тартыла. Һәм бу газеталар, республика халкына әлеге басмалар аша тапшырылачак барлык бу яңалыклар һәм материаллар файда китерсен, татарстанлыларның актив гражданлык позициясен тагын да ныграк стимуллаштырсын иде».

Депутатлар акциягә елына ике тапкыр – июньдә һәм ноябрьдә кушыла. Парламентарийлар шефлыкка алган социаль объектлар адресына газета-журналлар яздырыла. Шуның нәтиҗәсендә ветераннарга, балалар йортларында, картлар һәм инвалидлар йортларында тәрбияләнүчеләргә, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга, аерым ярдәмгә мохтаҗ татарстанлыларга республика һәм район басмалары килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot