news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Остазлар елы укытучылар проблемаларына игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Укытучылар һәм остазлар елы мәгариф һәм укытучылар эшчәнлеге проблемаларына игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзәндә парламент комитетының күчмә утырышында белдерде.

«Дәүләт башлыгы 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип бик вакытлы игълан итте. Бу җәмгыятьнең һәм хакимиятнең игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итә, яшь буынны тәрбияләүдә укытучыларның уңышлы эшләве өчен безнең нәрсә эшли алуыбызга тагын бер кат игътибар белән карарга мөмкинлек бирә», –  диде Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты белән Марий Эл Дәүләт Җыелышының Социаль үсеш комитетының уртак утырышында.

Дәүләт Советы Рәисе өстәп әйткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, җәмәгатьчелек вәкилләренең игътибарын мәктәпләр эшчәнлегенә һәм укытучылар тормышына юнәлтү бик мөһим. «Без укытучының абруе какшамас булсын өчен һәм республикаларыбыз тарафыннан хуплансын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында фикер алыша башладык инде», – дип билгеләп үтте ул.

Мөхәммәтшин Татарстан һәм Марий Эл парламентлары вәкилләренең очрашуы вакытында эшләнгән тәкъдимнәр закон чыгару инициативаларына рәсмиләштерелергә һәм федераль дәрәҗәгә чыгарылырга мөмкин булуын кире какмады. «Әгәр бу республикалар кысаларында хәл ителә икән, без аларны региональ дәрәҗәдә тормышка ашырырга әзер», – дип белдерде ул.

Парламент башлыгы фикеренчә, бу очрашу мәгариф торышын, кадрлар әзерләүне, укытучыларга һәм остазларга матди ярдәмне тагын бер кат тәнкыйть ягыннан бәяләргә мөмкинлек бирә.

«Укытучыга зур җаваплы миссия йөкләнгән. Без аларга яшь буынны укыту һәм тәрбияләүне ышанып тапшырабыз. Нәтиҗәсе нинди булса, гаиләнең, шәһәрнең, районның, илнең киләчәге дә шуңа бәйле булачак. Иң мөһиме - безнең үсеп килүче буынны тәрбияләп, илнең киләчәге турында уйлау. Шуңа да патриотик тәрбия, бигрәк тә махсус хәрби операция шартларында, бик мөһим», – дип нәтиҗә ясады парламент башлыгы.

Утырышка кадәр Татарстан һәм Марий Эл депутатлары Яшел Үзәннең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. Мәсәлән, алар М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицейда һәм Мәдәни үсеш үзәгендә булды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Яшел Үзән районында яшь укытучылар бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә түләүләр ала башлаячак. Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев шундый карар кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100