Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачак урынга чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары рәисләре белән бергә Казандагы Җиңү паркында Мәңгелек утка һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачак урынга чәчәкләр салды.
«Ватаныбыз геройлары турындагы хәтерне саклау – безнең бурычыбыз. Идел буе федераль округы бездә, Казанда, иң зур чара үткәргән көнне, коллегалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү тәкъдимен кабул иттеләр, чөнки аларга һәйкәл Җиңү паркында барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.
Казандагы Җиңү паркында һәрвакыт кеше күп, алар илебез геройларына рәхмәт белән карыйлар һәм бөек батырлыклар турында сөйләп, белгәннәрне яшь буыннарга тапшыралар.
Түбән Новгород өлкәсенең закон чыгару җыены рәисе, ИФО Закон чыгаручылар советы рәисе Евгений Люлин фикеренчә, безнең көннәрдә тарихи хәтерне саклау беренче планга чыга.
«Күреп торабыз, безнең яшьләргә көнбатыш илләре тарафыннан басым бара. Хәзер инде тарихыбызны саклап калу буенча системалы эш булырга тиешлеген барлык кешеләр аңлады», – дип белдерде ул.
Аның сүзләре буенча, Казан мондый эшнең яхшы үрнәге булган. Моңа мисал итеп Җиңү паркы хезмәт итә ала. Анда төрле еллардагы хәрби техника үрнәкләре тәкъдим ителгән һәм Ватан геройларын данлаучы һәйкәлләр куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз