Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан оештырылган чараларда катнаша
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә китте, ул анда республика мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылган чараларда катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген көннең икенче яртысында сәясәтче Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаша. Шулай ук Татар мәдәнияте үзәгенең актлар залында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Совет һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.
Иртәгә Мәскәүнең Космодамианский яр буендагы халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының тантаналы кичәсе уза. Мөхәммәтшин бу чарада да катнаша.
Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре 15-21 август көннәрендә уза. Нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтелде, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, «Татар ашлары серләре» иммерсив спектакле булды инде. Шулай ук бүген Татар китабы көне кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» АҖ бастырып чыгарган яңа китаплар тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз