Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Мәскәү Сабан туенда: Көрәш халыкларны берләштерә

«Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Мәскәү Сабан туен бәйрәм итү кысаларында татар милли көрәше һәм кыргыз милли көрәше курош буенча Дөнья Кубогының финал ярышлары узды. Финалистларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Сабантуй һәрвакыт бик күп кунаклар, дуслар һәм туганнарны җыя, шул рәвешле күпмилләтле халкыбызны берләштерә. Милли көрәш һәрвакыт сабан бәйрәмендә иң кызыклы һәм иң яраткан спорт төре булган», - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Ул спортчыларга гадел көрәш һәм лаеклы җиңү теләде.
Турнирда 17 илдән килгән 100дән артык спортчы катнашты. Ярышның беренче этабы Мәскәү спорт комитетының 1нче номерлы олимпия резервы урта-махсус белем бирү училищесы мәйданчыгында узды. Финалда татар милли көрәше буенча 11 комплект һәм кыргыз көрәше курош буенча 5 комплект медаль уйнатылды.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Турнирда дөнья чемпионнары һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчеләре, шулай ук көрәшнең башка төрләре белән шөгыльләнүче спортчылар катнашты. Күмәк ярышлар Халыкара көрәш федерациясе белән Халыкара кыргыз курош федерациясе арасында имзаланган меморандум кысаларында уздырыла.
Көрәш төренең икесе дә борынгы традицияләргә ия һәм халыкара мәйданда инде күптән танылган. Бүгенге көндә татар милли көрәше Россиянең 50дән артык төбәгендә үсеш ала һәм дөньяның 40 илендә спорт төре буларак гамәлгә ашырыла. Көрәш ярышлары Бөтендөнья универсиадасы, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре уеннары, Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары, TAFISA халыкара уеннары һәм БРИКС илләре уеннары кебек зур халыкара спорт чаралары программасына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз