news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Күпләр Миңнеханов кандидатурасын хупларга, аның белән халыкка чыгарга тели

Мөхәммәтшин: Күпләр Миңнеханов кандидатурасын хупларга, аның белән халыкка чыгарга тели
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Бердәм Россия» партиясе быел узачак сайлауларда Татарстанның гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны Рәис вазифасына тәкъдим итәргә мөмкин. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арчада район Советы утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Быел республика халкы Татарстан Рәисен һәм муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутатны сайлаячак. Лаеклы кешеләрне депутат итеп сайларга, «Бердәм Россия» партиясеннән республикабызның иң югары вазифаи заты вазифасына без тәкъдим иткән кандидатураны хупларга кирәк. Алга китеп шуны әйтә алам: күпләр Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яңадан хуплауны һәм, әгәр сез каршы килмәсәгез, аның белән халыкка чыгуны сорап мөрәҗәгать итә», - диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100