Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Кукмарада «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларына кушылды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чараларга кушылу өчен республиканың Кукмара районына килде. Алар «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында оештырылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципалитетта 12 тематик мәйданчык эше оештырылган. Аерым алганда, район үзәк хастаханәсе базасында медицина белгечләре кабул итә, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча практик һәм укыту семинарлары, гражданнарны кабул итү һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән очрашулар башланды.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Кукмараның 3нче урта мәктәбе эше белән танышты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук яшь гражданнарга паспортлар тапшырды.
«Бердәм Россия көне» кысаларында мәгариф учреждениесендә югары сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уенга йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Квиз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Моннан тыш, укучылар Россия тарихы буенча үз белемнәрен тикшерә алды. Мөхәммәтшин интеллектуаль ярышта җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлады, балаларга истәлекле бүләкләр бүләкләр тапшырды.
«Быел республикада Татарстан Рәисен сайлаулар уза, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайларга кирәк була. Алга таба Татарстанның ничек «чәчәк атуы» республика халкының активлыгына бәйле» - дип искәртте сәясәтче.
Татарстан Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев үз чиратында республика җитәкчелеге, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенә район үсешенә юнәлдерелгән программаларда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде
Аның сүзләренчә, көз көне үк 3нче мәктәп янында башлангыч сыйныфлар өчен яңа бина ачыла, бу балаларга ике сменада түгел, ә бер сменада укырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз