Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Кукмара районында сәнәгать паркын һәм таш эшкәртү заводын карады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген Кукмара районында «Бердәм Россия көне» кысаларында сәнәгать паркы һәм таш эшкәртү заводы эше белән танышты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рамазан икмәге» сәнәгать паркы мәйданчыгында икмәк комбинаты эшли, аңа икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү цехы, продукция китерү өчен автомобиль техникасы гаражы һәм чимал саклау складлары керә.
Хәзерге вакытта икмәк комбинатының ассортименты 70тән артык. Предприятие аена 900 тоннадан артык продукция җитештерә, ул Татарстан һәм Киров өлкәсе территориясендәге 500дән артык ваклап сату кибетләрендә сатыла. Бүгенге көндә биредә 72 кеше эшли.
Үз чиратында Кукмараның «Мастер и камень. Индустрия» таш эшкәртү заводы тулы цикллы предприятие. Анда блоктан алып әзер эшләнмәгә кадәр продукция җитештерелә.
Компания гранит белән мәрмәрдән әзер продукция тәкъдим итә: һәйкәл һәм постамент, мемориал һәм монумент, барельеф, мозаика панносы, баскыч һәм балюстрада, граниттан тышлау өчен плитәләр, тротуар плитәсе, гранит брусчатка, кухня өстәле, тәрәзә төпләре, камин һәм башкалар. Алар Россия буенча шәхси клиентларга да, шулай ук Татарстан, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Самара һәм Ленинград өлкәләре территорияләренең зур заказчыларына да сатыла.
Сату күләме, төзелеш заказларыннан тыш, аена 1000 һәйкәл тәшкил итә. Гомумән алганда, бер айда 10 000 кв метр әзер продукция җитештерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз