news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның яңа составына районнар белән эшне көчәйтергә кушты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатаның яңа составына муниципалитетлар белән хезмәттәшлекне көчәйтергә, шулай ук традицион кыйммәтләрне һәм мәдәни мирасны саклау, яшьләрне патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашырга тәкъдим итте.

«Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында сезнең юл карталарыгыз булырга тиеш. Районнар һәм шәһәрләр, муниципалитетларның иҗтимагый институтлары, хезмәт коллективлары белән элемтәне көчәйтүегезне сорыйм», - диде җиденче чакырылыш Иҗтимагый палатаның беренче утырышында парламент җитәкчесе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, 2006 елда төзелгән республика Иҗтимагый палатасы үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, Татарстанның социаль үсеше проблемалары турында фикер алышу өчен гражданлык җәмгыяте институтына һәм абруйлы мәйданчыкка әверелде.

Ул Иҗтимагый палатаның яңа составы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән нәтиҗәле эшне дәвам итәчәгенә ышануын белдерде. «Состав яңартылды, әмма тәҗрибәле, практикасы булган кешеләр дә калды, алар үзләрен тулысынча иҗтимагый эшкә багышлый. Алынган тәҗрибәдән файдаланып, дәвамчылыкны саклап калу мөһим», - диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100