news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Ил халкы мирасын киләчәк буыннарга тапшыру - бу бәһасез

Мөхәммәтшин: Ил халкы мирасын киләчәк буыннарга тапшыру - бу бәһасез
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Мәскәүдә Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны аның Рәисе — СФ спикеры урынбасары Константин Косачев үткәрде. Видеоэлемтә аша совет эшендә аның башлыгы урынбасары - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Утырыш барышында парламентарийлар, профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты. Матди булмаган этномәдәни байлык объектларына телдән иҗат итү, халык традицияләре, традицион башкару сәнгате формалары, традицион һөнәрчелек һәм башка күренешләр керә.

Утырышны ачып, Константин Косачев тиздән халыкның сәнгать кәсепләре Россиянең матди булмаган мәдәни байлыгына кертеләчәгенә игътибарны юнәлтте. Шуңа бәйле рәвештә ул Федерация Советының Россия Федерациясендә халык сәнгать кәсепләрен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе вәкилләренең быелгы очрашуда катнашуын табигый һәм вакытында дип атады.

«Матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау-илебездә милләтара гармонияне, тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүнең мөһим факторы. Ә бу матди булмаган байлыкларны саклап калу буенча дәүләт сәясәте аларны уникаль дәүләт цивилизациясенең бердәм мозаикасына берләштерергә ярдәм итә», - дип белдерде Федерация Советы Рәисе урынбасары, Россиядә 300гә якын тел кулланган 193 милләт халкы вәкилләре яшәвен искәртеп.

Татарстан 2017 елда матди булмаган мәдәни мирас турында закон кабул иткән беренче төбәкләрнең берсе булды. Шул ук вакытта матди булмаган этномәдәни байлык турында Федераль закон 2022 елның октябрендә генә кабул ителде.

Утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, Фәрит Мөхәммәтшин матди һәм матди булмаган мәдәни мирас һәр халыкның фундаменталь, төп кыйммәтләре булуын искәртте. «Халыкның мәдәниятен, иң яхшы традицияләрен, гореф- гадәтләрен саклап калу һәм аларны яңа буынга тапшыру — бу бәһасез», - дип йомгаклады ул.

Татарстаннан чарада шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100