Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы төбәкләрен яшьләр спортына ярдәм итәргә чакырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Пензада Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы булды. Утырыш кысаларында яшьләр арасында массакүләм спорт өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм спорт инфраструктурасыннан файдалану мөмкинлеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар шулай ук гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләү эшендәге иң яхшы төбәк тәҗрибәләре белән уртаклашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Евгений Люлин, шулай ук округ төбәкләре парламентларының башлыклары катнашты.
Олег Машковцев ассызыклаганча, массакүләм спортны үстерү мәсьәләсе федераль һәм төбәк хакимиятләренең игътибары үзәгендә тора. Россия Президенты физик культура белән даими рәвештә шөгыльләнүче гражданнар өлешен 70 процентка җиткерү бурычын куйды, дип искәртте ул.
Татарстан бу юнәлештә гадәттәгечә югары күрсәткечләргә ия. Республикада 127 спорт федерациясе, 1300дән артык мәктәп һәм 100дән артык студентлар клубы бар. 164 спорт мәктәбендә, шул исәптән 27 олимпия резервы мәктәбендә, 90 меңгә якын бала шөгыльләнә. Классик форматлар да, инновацион форматлар да (аерым алганда, фиджитал-спорт) популяр. Даими рәвештә волейбол, футбол, бокс һәм хоккей лигалары һәм турнирлары уза.
Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе закон чыгаручыларын Мәктәп волейбол лигасы проектына игътибар итәргә чакырды. Әлеге массакүләм спорт төре мәктәп укучыларында патриотизм һәм команда рухы хисен тәрбияли, дип билгеләде ул. Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстанда лига ярышларында 35 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша. Утырыш нәтиҗәсендә Татарстанның инициативасы йомгаклау беркетмәсенә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз