news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин һәм Шәймиев Казанда Пушкин һәйкәленә чәчәкләр куйды

Бүген, Александр Пушкинның 224 еллыгы көнендә, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында узды.

Тантанада катнашучылар һәм кунаклар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Анда шагыйрьнең тормышы турында сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар һәм аның әсәрләренә романслар җырладылар.

Шагыйрьне шулай ук министрлыклар җитәкчеләре һәм яшь активистлар искә алды.

Искәртик, Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иртәдән республикада яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәсенә бу темага кызыклы видео куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100