news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин һәм Кошербаев Казахстан-Татарстан багланышларын үстерү турында фикер алышты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашуда республикалар арасында перспективалы хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм парламентара бәйләнешне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Мөхәммәтшин Татарстан белән Казахстан арасындагы икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Татарстанда зур уңыш белән Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре бара. Кичә без XVIII Халыкара мөселман киносы фестивален ачтык, аның кысаларында Казахстанның биш кинокартинасы тәкъдим ителәчәк. Бу атна ахырында мин Татарстан Президенты күрсәтмәсе белән Казахстанның Абай өлкәсендә татар халык бәйрәмендә катнашам, анда I Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак. Татарлар күпләп яшәгән Семей шәһәрендә шулай ук татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк», - диде ул.

Кошербаев, үз чиратында, Казахстан һәм Татарстанның мөһим икътисади проектлар гамәлгә ашыруын, шуның нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдырылуын искәртте. «Иң мөһиме, бу ниндидер җиһазлар җыю белән шөгыльләнә торган предприятиеләр генә түгел, бу – локализация. Нефть һәм газ тармагы, шиннар җитештерү һәм сәнәгатьнең башка өлкәләрендә бик мөһим проектлар имзаланды. Мәдәни һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыру да куандыра, Казахстанның күп кенә төбәкләрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туен үткәрү - шуларның берсе», - дип искәртте ул.

Очрашуда Казахстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Исхаков, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һ.б. рәсми затлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot