Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин һәм Әхмәтшин Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак
Чәршәмбе көнне, 20 августта, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашачак, дип хәбәр итә вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте.
Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елда шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә ачылган. Ул Замоскворечьеда – элеккеге Татар бистәсендә, Новокузнецк урамында урнаштырылган.
Новокузнецкая урамындагы скверда (13/15 – 17/19 номерлы йортлар) чара 18:30 да башлана. Теләге булган һәркем чакырыла, дип ассызыкладылар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз