news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Герб республика гәүдәләнешенә әверелсен өчен зур тырышлык куярга туры килде

Мөхәммәтшин: Герб республика гәүдәләнешенә әверелсен өчен зур тырышлык куярга туры килде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанның Дәүләт гербы (бүген аңа 33 ел тула), флаг һәм гимн белән бергә, республиканың күпмилләтле халкы өчен берләшү символына әверелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телеграм-каналында шулай дип язган.

«Безнең җирдә элек-электән яшәүче халыкларның милли-мәдәни һәм рухи традицияләрен үзенә алып, яңа дәүләтчелекнең мөһим атрибуты сәяси тормыш һәм иҗтимагый аңның аерылгысыз өлешенә, туган Татарстаныбыз өчен горурлык символына әверелде», - дип язган ул постта.

Мөхәммәтшин 90нчы елларда республиканың кабат булдырыла торган дәүләт символлары тирәсендә күп бәхәсләр чыгуын искәртте.

«Минем коллегаларга, Югары Совет депутатларына, эшче төркемне җитәкләгән Ренат Хариска заманча герб, флаг һәм гимн республика гәүдәләнешенә әверелсен өчен дәлилләр эзләгәндә зур тырышлык куярга туры килде. Канатлы ак барс сурәтләнгән, көч, горурлык һәм иреккә омтылыш символына әверелгән яңа герб бары тик киң фикер алышулардан соң гына расланды», - дип искәртте ул.

Мөхәммәтшин шулай ук тарихи фото күрсәтте. Фотода – 1991 елның 23 августында «Советская Татария» газетасында чыккан фикер алышуга чакыру.

«Татарстан гербының идея авторы – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров, аны рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов гамәлгә ашырды. Хәзерге вакытта безнең герб - РФ субъектларының иң истә кала торган, якты символларыннан берсе. Герб – ватанпәрвәрлек кенә түгел, туган илең өчен җаваплылык та тәрбияли торган дәүләт символы. Нәкъ менә дәүләт символикасына хөрмәттән туган төбәгең, республикаң, Ватаныңа карата мәхәббәт хисе формалаша башлый», - дип искәртте ул һәм тагын бер тапкыр барысын да бәйрәм белән котлады.

Фотолар – Фәрит Мөхәммәтшинның телеграм-каналыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100