news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Еремеев белән Татарстан һәм Якутиянең хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Мөхәммәтшин Еремеев белән Татарстан һәм Якутиянең хезмәттәшлеге турында фикер алышты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыены (Ил Тумэн) Рәисе Алексей Еремеев белән очрашты.

Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яклар Татарстан һәм Саха Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән гамәлдәге килешү кысаларындагы парламентара элемтәләр турында фикер алышкан. Исегезгә төшерик, ТР Дәүләт Советы һәм Саха Республикасы Дәүләт Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешү 2012 елның 3 ноябрендә имзаланды.

Ун елдан артык элек, килешүне имзалау алдыннан, Мөхәммәтшин парламентара горизонталь элемтәләрне ныгыту Россиянең төрле субъектларындагы закон чыгаручыларга тәҗрибәсен уртаклашырга һәм иң яхшы эшләнмәләрне һәм практикаларны үз эшендә кулланырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады. Бүген яклар ул вакытта кабул ителгән карарның мөһимлеген билгеләп үтте. Мөхәммәтшин һәм Еремеев килешүне гамәлгә ашыру юнәлешендәге актив эшне дәвам итәргә, уртак эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә килеште, шулай ук очрашулар һәм фикер алышулар (шул исәптән онлайн-консультацияләр режимында) программасын билгеләде.

Татарстан белән Якутия арасындагы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Үзара эшчәнлеккә 1998 елда ук нигез салынган. Ул вакытта Якутия делегациясе Татарстанга беренче тапкыр рәсми сәфәр белән килә. Шуннан бирле ике республиканың дуслыгы даими нигездә ныгый бара. 2021 елның 8 июнендә ике республика хөкүмәте арасында икътисад, мәдәният, социаль өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Республикаларның хакимиятләре гуманитар элемтәләрне дә актив үстерә. 2021 елның июнендә Татарстанда Якутия көннәре уңышлы узды, ә 2022 елда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе (аның составында Марат Әхмәтов һәм Камил Нугаев та бар иде) Ысыах милли бәйрәмендә катнашты.

Төбәк парламентарийлары Россия закон чыгаручылар Советы мәйданчыкларында үзара актив хезмәттәшлек итә. Татарстан һәм Якутия закон чыгару җыелышларының тыгыз парламентара хезмәттәшлеге хокукый җайга салу процессында төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яхшырак исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Якутия һәм Татарстан закон чыгаручыларының позициясе республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә охшаш.

Яклар Якутия һәм Татарстан төрле өлкәләрдәге күпкырлы тыгыз хезмәттәшлеген дәвам итәчәк, дигән нәтиҗәгә килде.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100