news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин еллар дәвамында Татарстан халкының этник составы ничек үзгәрүе турында әйтте

Еллар дәвамында Татарстан халкының этник составы үзгәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Безнең йорт – Татарстан» журналына биргән интервьюда сөйләде.

«2002 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре нигезендә, Татарстанда 115 милләт вәкиле яшәве ачыкланды. 2010 елда 173, 2020 елда инде 175 төрле милләт вәкиле булды. Республикада иң күбе татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, башкортлар яши. Моннан тыш, үзбәкләр һәм таҗиклар саны артты» - дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта, Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, күп гасырлык традицияләргә бәйле рәвештә республиканың барлык халыклары һәм конфессияләре үзара тату яши. Бу уңайдан ул милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияле итүгә юнәлтелгән инициативаларны һәрвакыт хуплаучы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны да телгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot