Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Хәтер, уртак тарих аша халыкларның бер-берсенә хөрмәтен ныгытабыз
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дербентта «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» IX парламент форумының пленар утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, милләтара тынычлыкны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышуда сенаторлар һәм депутатлар, төбәкләр һәм парламентлар җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Форумның икенче көнендә парламентарийлар «Цитадель Нарын-Кала» архитектура-археология комплексында булды, ул борынгы саклану системасының бер өлеше булып тора. Крепость эчендә сусаклагыч, хан мунчалары һәм хәтта 1828 елда төзелгән гауптвахта бинасы калдыклары сакланган.
«Дербентта борынгы төбәкнең тарихын саклаучы уникаль архитектура биналары һәм корылмалар бар. Хәтер, уртак тарих, илебезнең мәдәниятен һәм күпмилләтле территорияләренең традицияләре аша без җәмгыятьтә тынычлыкны һәм килешүне, үзара аңлашуны, халыкларның бер-берсенә хөрмәтен ныгытабыз», - дип билгеләп үтте объектта булганнан соң Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз