news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: «Динамо - Ак Барс»ның Россия чемпионатында җиңүе - көндәлек тырыш хезмәт

Мөхәммәтшин: «Динамо - Ак Барс»ның Россия чемпионатында җиңүе - көндәлек тырыш хезмәт
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Динамо- Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы Казанда 3:0 исәбе белән 2023-2024 елгы Россия чемпионатының финал сериясенең бишенче матчында Калининград «Локомотивын» җиңде һәм тарихта җиденче тапкыр ил чемпионы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар штабына һәм клуб җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.

«Мондый казанышлар — уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, тырыш һәм киеренке хезмәте. Клуб җитәкчелеге һәм спонсорлар тарафыннан һәрьяклап ярдәм бәяләп бетергесез. Татарстанның спорт данын арттыруга һәм республика волейбол мәктәбенең абруен ныгытуга керткән өлешегез зур», — диелгән Волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллинга, клуб директоры Сергей Чернышовка һәм баш тренер Зоран Терзич адресына җибәрелгән телеграммада .

«Башкарылган эшегез искиткеч, нык сәламәтлек, бетмәс энергия һәм яңа якты җиңүләр телим», — дип китерә Дәүләт Советының матбугат хезмәте Мөхәммәтшин сүзләрен.

ТР Волейбол федерациясе президенты шулай ук «Динамо» оешмасы рәисе, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны котлады.

«Сезонны триумфаль тәмамлап, команда илнең иң яхшы командасы титулын Татарстан башкаласына кайтарды. Бергәләшеп, безнең кызлар үзләренең осталыкларын һәм профессиональлекләрен күрсәтә алдылар, җанатарларны матур, эмоциональ уеннары белән сөендерделәр. Әлеге матур демократик спорт төрен үстерүгә актив ярдәм иткәнегез һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт, нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телим», — диде Мөхәммәтшин.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, турнирның җиңүчесен финал сериясе бишенче матчында гына билгеләргә мөмкин булган. Шушы очрашуда Казан спортчылары 3:0 (25:22, 25:16, 25:18) исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Элегрәк волейболчы кызларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100