news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс»ны өченче Суперкубогы белән котлады

Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс»ны өченче Суперкубогы белән котлады
Фото: vk.com/vcdinamoakbars

ТР Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын Россия Суперкубогында җиңүе белән котлады.

Финалда Татарстан вәкилләре башкаланың «Динамо» командасы белән очрашты.

«Җиңү! Россия Суперкубогы – Казанның «Динамо - Ак Барс»ында . Безнең волейболчы кызлар, Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр Суперкубок ияләре булдылар! Котлыйм! Кызлар, афәрин!»- дип язган Мөхәммәтшин үзенең телеграм-каналында.

Шулай ук ул сөенечле спортчылар һәм клуб вәкилләре белән видео урнаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot