news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: «Динамо-Ак Барс» – көчле характерлы һәм җиңүгә омтылучы команда

Мөхәммәтшин: «Динамо-Ак Барс» – көчле характерлы һәм җиңүгә омтылучы команда
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына Россия чемпионатында җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Финал сериясендә «Заречье – Одинцово»га каршы көрәштә яуланган бу титул матур һәм куәтле матч нәтиҗәсе генә түгел, ә бөтен турнир дәвамында башкарылган гаять зур эш нәтиҗәсе дә булды. Бу уен «Динамо-Ак Барс»ның легенда булуын тагын бер кат исбатлады. Клубның тренерлар штабына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезнең профессиональлегегез һәм команданы хәлиткеч матчларга көйли белүегез уңыш ачкычы булды», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Телеграмма «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышев, «Динамо-Ак Барс» клубы директоры Руслан Аникеев һәм «Динамо-Ак Барс» волейбол клубының баш тренеры Зоран Терзич адресына җибәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot