Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин депутатларга керемнәр турында мәгълүмат бирергә кирәк булуын искәртте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин даими эшләүче депутатларга керемнәр турында мәгълүмат бирергә кирәклеге турында искәртте. Бу хакта парламент башлыгы VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 42нче утырышында белдерде.
«Декларацияләрне тутырырга кирәк. Безнең сайлаучылар бездән көтә. Җәмәгатьчелек тә көтә. Тиеш - димәк, тиеш. 1 апрельгә кадәр вакыт бирелә», - диде Мөхәммәтшин.
Депутатлар җәмгыятькә үрнәк булырга, башкару һәм җаваплылык үрнәген күрсәтергә тиеш, диде ул.
Утырышта шулай ук «ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында»гы законга үзгәрешләр кертелә торган закон» проекты кабул ителде. Документ Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында парламентарийларның керемнәр һәм чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә тапшыру бурычы турында мәгълүмат урнаштыруга кагыла.
Бары тик гомумиләштерелгән мәгълүматны кына тәкъдим итәргә җыеналар. Сайтта керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр биргән депутатлар саны, шулай ук әлеге бурычны тиешенчә үтәмәгән парламентарийлар саны күрсәтеләчәк, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз