news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Дәүләт Советына сайлаулар турында: Депутатлар корпусы яңарачагына ышанам

Мөхәммәтшин Дәүләт Советына сайлаулар турында: Депутатлар корпусы яңарачагына ышанам
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Алдан тавыш бирү VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга барачак кандидатларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.

«Праймеризда катнашырга теләүчеләр саны шактый, бу безне куандыра. Бу «Бердәм Россия»нең һәркем өчен ачык һәм башка сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын тагын бер кат раслый. Аларның вәкилләрен шулай ук VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары арасында күрәсе килә. Яңа кешеләр барлыкка килүенә, депутатлар корпусында яңарту булачагына ышанам. Махсус хәрби операция катнашучылары, Россия Геройлары праймеризга килергә теләк белдерде. Халыкның үтенечләрен аңларга һәм законлы рәвештә рәсмиләштерергә сәләтле, битараф булмаган кешеләрне хуплауларын сорап, халыкка мөрәҗәгать итәчәкмен», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең инде ничәнче ел төрле дәрәҗәдәге сайлаулар алдыннан алдан тавыш бирү үткәрүен билгеләп үтте. Бу сайлаучылар белән очрашу, партиянең сәяси программасы турында сөйләү өчен эшләнә. «Бу кешеләрнең ТР Дәүләт Советын формалаштыру буенча сайлау кампаниясендә катнашырга ниятләгән кандидатлар турында фикерләрен белдерүе өчен кирәк. Без халыкның кемне хуплавын, сайлаучыларны нәрсәләр борчуын беләчәкбез», – дип аңлатты ул.

Парламент башлыгы алдан тавыш бирүне бердәмроссиялеләрнең партия эшендә мөһим инструмент дип атады. «Бер яктан, алтынчы чакырылышта нәрсәләр эшләнүе, сайлаучылар теләкләрен ничек үтәлүе, парламентта фракциянең ничек эшләве турында хисап бирәчәкбез. Без сайлаучыларга нәрсәләр эшләргә җыенуыбыз, безне нинди проблемалар борчуы турында ачыктан-ачык сөйли алабыз», - дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, бердәмроссияле депутатлар парламентның алтынчы чакырылышында зур активлык күрсәткән, республика Хөкүмәте, район башлыклары белән килешеп эшләгән. Моннан тыш, сайлаучылар теләкләренең 80 процентка якыны үтәлгән.

«Әмма әле зур эш катламы бар, шул исәптән Дәүләт Думасына закон чыгару инициативалары белән. Аларны Татарстаннан парламентарийлар аша килештереп алга сөрү зарур. Бүген алдан тавыш бирү юлы белән безгә моңарчы күрсәтелгән һәм булачак сайлау кампаниясендә күрсәтелер дип өметләнгән ышанычны тикшерү мөһим», – дип билгеләп үтте спикер.

«Бердәм Россия» Татарстанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына партиядән тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башлануы турында 26 мартта игълан итте. Праймериз 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Кандидатларны тәкъдим итү 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә теркәү 24 майга кадәр, ә тавыш бирү үзе 20-26 майда уза. Аның нәтиҗәләре 29 майга кадәр ясалачак.

Партиянең төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда, 17 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, «Бердәм Россия» праймеризына 16 869 сайлаучы теркәлгән. Төбәктә балигъ булган яшьтәге һәркем праймеризда сайлаучы була ала. Моның өчен PG.ER.RU сайтында «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә авторизация үтәргә кирәк.

14 сәгатькә 122 кеше алдан тавыш бирү кандидатларын тәкъдим итү өчен документлар тапшырган.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 2024 елның сентябрендә узачак. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда биш елга 50шәр депутат сайланачак.

Моңарчы «Татар-информ» Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды, дип хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100