news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына сайлау турында: Без беркемгә дә җиңелү теләмибез

Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына сайлау турында: Без беркемгә дә җиңелү теләмибез
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бердәм Россия» VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга багаж, сайлаучылар ышанычы һәм изге эшләр белән бара, алар республика дәрәҗәсендә һәм һәр муниципаль районда башкарыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин XXXVI конференциядә белдерде.

«Без Татарстан халкы, сайлаучылар арасында үзебезгә ышанычны һәм абруйны арттырдык. Без Татарстанны алга таба үстерү һәм алда торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен әлеге ышанычны саклап калу һәм ныгыту бурычы белән барабыз. Ә «Бердәм Россия» Татарстанда да, Россиядә дә терәк партия булды һәм булып кала, аның базасында перспектива төзергә һәм агымдагы бурычларны хәл итәргә мөмкин», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәясәтче шулай ук республика халкының сайлау участокларына актив килеп, алар сайлаган кандидатларны хуплаячагына ышаныч белдерде.

«Минемчә, сәяси көрәштә барысы да актив катнашачак, безгә альтернатива да кирәк. Безнең позиция белән килешмәгән кешеләр бардыр, без аларны ишетергә тиеш. Барлык партияләр дә лаеклы чыгыш ясаячагына ышанам. Ходай аларга уңыш бирсен, без беркемгә дә җиңелү теләмибез. Республика һәм аның һәр кешесе өчен тупланган тәҗрибәне файдалануга һәркем тавыш өчен көрәшәчәк дип уйлыйм <...>», - дип өстәде Мөхәммәтшин.

Үз чиратында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Димов билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы партия оешмасы башка күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора һәм партия һәрвакыт республика бүлегенә таяна.

«Шуңа күрә без партия үз позицияләрен саклап калыр дип өметләнәбез. Әйе, без беркемгә дә җиңелергә теләмибез, әмма безгә җиңү телибез. Өстәвенә, безгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советында партия фракциясенә таянып, башка партияләр конъюнктурасына бәйсез рәвештә теләсә нинди карар кабул итә алуы өчен ышанычлы җиңү кирәк. Партия дәүләтнеке, һәм безгә алга таба да Татарстанда бара торган үзгәртеп коруларны уздыру өчен гарантияле күпчелекне тәшкил итәргә кирәк, - диде Димов.

Парламентарий шулай ук конференция нәтиҗәләре буенча Татарстанда ни дәрәҗәдә төгәл, тыныч һәм оешкан төстә узуына тагын бер кат инануын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100